Мәскәү Җәмигъ мәчетендә «Рисаләт» мөселман җәмгыяте хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Мәскәү мөфтие урынбасары Ринат хәзрәт Фәсхетдинов Россия мөселманнарының «Рухи бергәлек өчен» медале белән бүләкләнде, калган хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырылды.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Быел Мәскәү шәһәренең иң актив мөселман оешмаларыннан берсе - «Рисаләт» мөселман җәмгыяте» җирле дини оешмасы теркәлүгә 20 ел тула. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин күрсәтмәсе белән «Рисаләт» мөселман җәмгыяте хезмәткәрләрен һәм мөгаллимнәрен хөрмәтләделәр. РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, профессор Дамир Мөхетдинов аларга бүләкләр тапшырды.

Аның сүзләренчә, «Рисаләт» җәмгыятенең башында һәрвакыт лаеклы кешеләр торды. Алар җәмгыятьне Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә генә түгел, илдә дә танытты.

«Сезнең җәмгыять һәм куйган тырышлыгыгыз кешеләргә мәгълүм. Шундый кешеләр, остазлар һәм мөгаллимнәр ярдәмендә күпләр дини белем һәм тәрбия алды, иң мөһиме, намазга басты, - дип искәртте Дамир Мөхетдинов. - Сез үзегезнең тормыш юлында гаять зур эш башкардыгыз һәм бу эшне бүген дә дәвам итәсез – югары әхлакый сыйфатларга ия ихлас кешеләр тәрбиялисез. Без дә (РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән мөфти шәех Равил Гайнетдин) үзебезнең тарафтан сезгә матди һәм рухи ярдәм күрсәтергә әзер».

Мәскәү ислам теология һәм хокук көллияте ректоры, Мәскәү мөфтие урынбасары Ринат хәзрәт Фәсхетдинов Россия мөселманнарының «Рухи бергәлек өчен» медале белән бүләкләнде, калган хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырылды.