Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дөньякүләм танылган ислам галиме татар дин галимнәренең каберләрен зиярат кылды
Шәех Сәид Фуда эшлекле сәфәр белән Татарстанга килде.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанга гакыйдә, әл-кәлам гыйлеме, мантыйк һәм фикъһе ысулы буенча бүгенге замандагы иң зур белгечләрнең берсе, шәех Сәид Фуда эшлекле сәфәр белән килде.
ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, дөньякүләм танылган галим Россиягә Болгар ислам академиясендә лекцияләр алып бару һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу өчен килде.
Казанда галим башкалабызның Яңа бистәсендә урнашкан Татар зиратында булды, биредә соңгы сыену урыннарын тапкан Шиһабетдин Мәрҗани, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Шәйхелислам Хәмиди, Галимҗан Баруди, Каюм Насыйри һәм башкаларның каберләрен зиярат кылды. Шәех Коръән-Кәрим аятьләре укыды һәм танылган татар дин эшлеклеләренең, мәгърифәтчеләрнең һәм мөселман галимнәренең рухларына дога кылды, диелә хәбәрдә.
Шәех татар галимнәре, аерым алганда, Мәрҗанинең хезмәтләре белән таныш. Моннан тыш, Сәид Фуданың шәкерте Әхмәтһади Максудиның китабын нәшриятка әзерләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз