news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда «Ак өмет» мәчете ачылды

Мәчетне төзүдә авыл халкы кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәткән.

Башкортстанда «Ак өмет» мәчете ачылды
tatar-congress.org

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). 7 сентябрь көнне Башкортстанның Туймазы районында, таулар һәм елгалар арасына урнашкан Төмәнәк авылында «Ак өмет» мәчете ачылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Чараны ачу тантанасына бик күп кунаклар, Россиянең төрле төбәкләреннән дин кардәшләребез һәм милләттәшләребез җыелды. Россиянең Үзәк диния нәзарәте җитәкчесеТәлгать Таҗетдин катнашты. Бу изге эшне башлап һәм башкарып чыгуда иң зур эш күрсәткән Фәнир Галимов әйтүенчә, мәчетне төзүдә барлык авыл халкы кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтте", диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot