news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саратов өлкәсендә Ислам дине тарихына багышланган яңа проект оештырдылар

Яңа проект Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлана.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Яңарыш» мәдәни-белем бирү оешмасы Россиядә Ислам тарихына багышланган күчмә лекцияләр башлады.

Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителгәнчә, беренче лекция Энгельс шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булган. Очрашуны 2 июльдә «Яңарыш» оешмасы җитәкчесе Рөстәм хаҗи Әбделмәнов уздырган.

Мультимедиа форматындагы презентациядә Россиядә Исламның төп чорлары, шулай ук безнең илдә ислам тарихында зур әһәмияткә ия булган урыннар турында мәгълүмат күрсәтелде. Үз чыгышында Рөстәм хаҗи Дербент, Идел Болгары һәм Наровчатка басым ясады.

Мондый очрашулар Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек кысаларында Саратов өлкәсендә уздырыла. Якын арада мондый лекцияләр Ивантиев районының Энгельс шәһәрендәге «Әбү Хәнифә» мәчетендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100