news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хозур» нәшриятының китап кибете адресын үзгәртте

Кибеттә татар, рус, гарәп телләрендә дини, тарихи, фәнни әдәбият тәкъдим ителә.

(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты рәсми кибете адресын үзгәртте. Хәзер ул Париж Коммунасы урамы, 6нчы йорт адресы буенча урнашкан бинада эшли.

Эш вакыты:

  • дүшәмбе — җомга (9:00-18:00);
  • шимбә (10:00-16:00);
  • якшәмбе (ял көне).

«Хозур» нәшрияты кибете татар, рус, гарәп телләрендә дини, тарихи, фәнни әдәбият тәкъдим итә. Балалар өчен танып белү басмалары, бүләккә карта, шулай ук мөселман атрибутикасы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100