news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәшит Бултачеев Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп билгеләнде

Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Рязань мөхтәсибәте) Үзәкләштерелгән дини оешмасының съездында Бултачеев кандидатурасын бертавыштан расладылар.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). 25 июньдә Рязань шәһәрендә Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Рязань мөхтәсибәте) Үзәкләштерелгән дини оешмасының съездында яңа рәис исеме булды. Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп Рәшит Бултачеев билгеләнде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хисап-сайлау съезды барышында чарада катнашучылар Рәшит Бултачеев кандидатурасын бертавыштан хуплады.

Съезд нәтиҗәләрен тәкъдим иткәннән соң, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Рәшит Бултачеевны Рязань өлкәсе имам-мөхтәсибе вазифасында раслады.

news_right_1
news_right_2
news_bot