news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Чувашия татарлары ифтар мәҗлесе үткәрә

«Кара пулат» мәчетендә мәҗлестә 100 кеше катнашыр дип көтелә.

Бүген Чувашия татарлары ифтар мәҗлесе үткәрә
"Татар-информ" архивы

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Чувашиянең Урмай авылындагы «Кара пулат» мәчетендә ифтар мәҗлесе була.

«Ифтарларны ел саен уздырып барабыз. Элек Фәрит абый Гыйбатдинов „Кара пулат“ мәчете имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Сафиуллин белән бергәләп үткәрә иде аны. Бүгенге мәҗлестә барлыгы 100 кеше: татар милли-мәдәни автономиясенә йөрүчеләр, дин әһелләре катнашырга тиеш», — диде Чувашия татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ифтар мәҗлесе 19.46 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100