Россия мөселманнары мохтаҗлар өчен зәкятне вакытыннан алда җыячак

Зәкятне вакытыннан алда, ай календаре төгәлләнгәнче бирергә ярый.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Дөньяда коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы зәкят (мохтаҗлыкта яшәүче мөселманнар файдасына ел саен җыела торган сәдака яки салым) җыю һәм түләүнең махсус тәртибен билгеләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Мохтаҗларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен сәдака, бүләкләр яки башка төрле хәйрия ярдәменә хокукы, кыен вакытта бигрәк тә, мөселман берләшмәсенең үз-үзен тоту культурасының аерылгысыз өлеше булып тора», диелә нигезләмәдә.

Шуңа бәйле рәвештә, Голәмәләр шурасы беренче чиратта кирәкле товарларга бәяне ясалма рәвештә арттыруны тыю турында агарту эше алып барырга һәм «илдәге мигрантларның проблемалары һәм ихтыяҗларына игътибар юнәлтергә» карар кылды. Моннан тыш, хәйрия ярдәмен «сәламәтлек саклау өлкәсенә булышлык күрсәтү һәм табибларны кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итүгә» юнәлдерү турында уртак карарга килделәр.

Зәкят түләүгә килгәндә, Голәмәләр шурасы аны вакытыннан алда, ай календаре төгәлләнгәнче эшләргә ярый дигән карар чыгарды.