news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе үткәрелә

Бәйгедә катнашучылар 4 яшь төркеме буенча көч сынашачак.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен Республикакүләм ачык Коръән уку бәйгесе үткәреләчәк. Аны Нәзарәт, Чаллы мөхтәсибәте, ҖЧҖ «Ислам нуры» Дини-эшмәкәрлек үзәге һәм «Ак мәчет» мәдрәсәсе оештыра.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза.

Бәйгедә катнашучылар 4 яшь төркеме буенча көч сынашачак: 7 яшькә кадәр, 10 яшькә кадәр, 13 яшькә кадәр, 15 яшькә кадәр. Һәр яшь төркемендә өчәр призлы урын билгеләнәчәк, җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк, беренче урын яулаган катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100