news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы Татар Ямалысы авылы мәчетендә балалар өчен кышкы ял оештырылды

Мәчеттә лагерь өченче тапкыр оештырыла.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 ел гыйнвар аеның беренче атнасында Актаныш районы Татар Ямалысы авылы мәчетендә балаларның кышкы ялы оештырылды. Биредә бер төркем малайлар-кызлар кышкы каникулда да ял иттеләр, күңелләрен сафландырдылар, дин сабагы алдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Балаларны, үсеп килүче яшьләрне әхлаклы итеп тәрбияләү, аларга дин сабагы бирү өчен янып-көеп йөрүче Татар Ямалысы авылы мәчете имам хатыйбы Назыйл Харисов, аның тормыш иптәше Ләйлә абыстай һәм аларның уллары Галинур җәйге-кышкы балалар ялын оештыруга бик җаваплы карый.

«Һәр бала белән телебезне үстерү, әти-әни хакын зурлау, намаз укып, әхлаклылык сыйфатларын үстерүгә кагылышлы бик күп темаларны үз эченә алган дәресләр, балалар күңелендә кече яшьтән ныграк сеңеп кала. Гарәп телен өйрәнүгә нигез салына. Шуның өчендә ялларны файдалы итеп үткәрү өчен балаларны бирегә китерәбез", ди әти-әниләр.

Мәчеттә лагерь өченче тапкыр оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100