news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йөзгә якын татарстанлы гомрә кыла

Гомрә кылган беренче төркем Казанга 16 гыйнварда кайтып җитәчәк.

Йөзгә якын татарстанлы гомрә кыла
dumrt.ru

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»).Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендә 74 кешелек беренче төркем Согуд Гарәбстанына 4 гыйнварда гомрә кылырга китте. 6 гыйнварда Татарстаннан 15 кешедән торган тагын бер төркем кече хаҗга китте. Әлеге төркемне Казанның «Динислам» мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин җитәкли. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

2020 елда Татарстаннан беренче төркем гомрә кылырга өлгерде – Согуд Гарәбстанындагы изге урыннарны зиярәт кылу белән бәйле булган кече хаҗ гамәлләрен, хаҗ аеннан кала, елның теләсә кайсы аенда башкарырга мөмкин.

Татарстан хаҗилары Зөл-Хөләйфа җирлегендә ихрамга керделәр. Кече хаҗ кылу гамәлләрен башкару кагыйдәләре буенча, алар әл-Хәрәм мәчетендә Изге Кәгъбә тирәли 7 тапкыр әйләнделәр, аннары Сафа һәм Мәрва таулары арасындагы юлны уздылар. Гомрә кылганнан соң хаҗилар әл-Хәрәм мәчетендә намаз укуны дәвам итәләр, шулай ук Мәккәдәге истәлекле урыннарда булалар.

Гомрә кылган беренче төркем Казанга 16 гыйнварда кайтып җитәчәк. Согуд Гарәбстанына 26 гыйнварда тагын бер төркемнең очып китүе көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100