news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөхтәсибәтләре каникулда 2500 бала өчен ял оештырган

Биредә файдалы, кызыклы һәм мавыктыргыч күңел ачу программасында төрле дәресләр, викториналар, мастер-класслар һәм саф һавада актив чаралар булды.

Татарстан мөхтәсибәтләре каникулда 2500 бала өчен ял оештырган
dumrt.ru

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Кышкы каникул көннәрендә Татарстан мөхтәсибәтләре тарафыннан мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары үткәрелде. Аларда катнашу өчен республиканың һәр почмагында ике атна дәвамында мәчетләргә 2500гә якын бала йөрде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Балаларның ялын оештыру, яшь буынга ислам нигезләрен җиткерү, аларның сәламәтлекләрен ныгыту эше аеруча Балтач һәм Кукмара мөхтәсибәтләрендә зур колач белән барды: әлеге районнарда мәчетләргә ике йөзешәр бала җәлеп ителде. Аларга Коръән дәресләре, дин нигезләре, әхлак сабаклары бирелде, иҗади бәйгеләр оештырылды.

Балык Бистәсе, Нурлат, Чистай, Түбән Кама һәм Казанның Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәтләрендә эшләүче имамнар да балаларның кышкы каникулларын оештыруга зур җаваплылык белән килгәннәр һәм, нәтиҗәдә, мәчетләргә 100дән алып 180 балага кадәр җәлеп итә белгәннәр.

Гомумән алганда, мондый чаралар Татарстанның һәр мөхтәсибәтендә үткәрелде. Аларда уртача иллешәр бала катнашты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot