news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия мөселманнары өчен җомга көнен ял көне дип игълан итәргә мөмкиннәр

Мондый карарлар кабул иткәнче киң җәмәгатьчелек белән фикер алышырга кирәк, дип белдерә мөфти.

Россия мөселманнары өчен җомга көнен ял көне дип игълан итәргә мөмкиннәр
"Татар-информ" архивы

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Җомга көнне мөселманнар ял көне итү яклы, әмма мондый карарлар турында җәмәгатьчелек белән фикер алышырга кирәк, диде РИА Новости агентлыгына Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, мөфти Әлбир Крганов.

«Христианнар, мөселманнар, яһүдиләрнең бәйрәм көннәре җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәренә туры килә. Яһүдләрдә ул шимбә, христианнарда якшәмбе - дәүләт ял көннәре, ә җомга - Россиядә эш көне. Җомга көнне ял көне итү үтенече белән язма мөрәҗәгатьләр булмады, әмма сөйләшүләрдә мөселманнар күп тапкырлар, әлбәттә, бу начар булмас иде, дип белдерә. Әмма мондый карарлар кабул иткәнче киң җәмәгатьчелек белән фикер алышырга кирәк», - диде Крганов.

Шул ук вакытта мөфти билгеләп үткәнчә, җомга көнне ял булмау зур проблема тудырмый. Җомга намазына бәйле мәсьәләне хәл итү юлын, сирәк очраклардан тыш, табарга мөмкин, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100