news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Рауза» мәчете Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына ачылачак

Әлеге мәчет ачылганнан соң Казанның Совет районы мөхтәсибәтендә эшләүче мәчетләр саны 24кә җитәчәк.

Казанда «Рауза» мәчете Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына ачылачак
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Совет районы мөхтәсибәтендә төзелеп килүче «Рауза» мәчетендә булды. Биредә ул мәчетнең төзелеш барышы белән танышты, бүлмәләрнең урнашу тәртибен карады.

Очрашуда Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, «Рауза» мәчетенең имамы Илнур хәзрәт Вафин, төзелеш өчен җаваплы затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Яңа мәчет Сеченов урамы, 23нче йорт адресы буенча урнашкан. Совет районының әлеге кварталында һәм якын-тирәдә мәчетләр юк. «Рауза» мәчете ике катлы, подвалы булачак. Беренче кат — ир-атлар өчен фарыз залы 230 квадрат метрны тәшкил итә, ул 300 кеше өчен исәпләнгән. Биредә шулай ук барлык уңайлыклары булган зур тәһарәтханә булачак. Икенче катта — хатын-кызлар өчен 75 кешегә исәпләнгән намаз уку урыны, дәресләр алып бару өчен уку сыйныфлары урын алачак. Ә подвалда ифтар мәҗлесләре үткәрү өчен ашханә һәм кухня булдыру каралган.

«Рауза» мәчете киләсе елга Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү чаралары кысаларында ачылачак.

Әлеге мәчет ачылганнан соң Казанның Совет районы мөхтәсибәтендә эшләүче мәчетләр саны 24кә җитәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100