news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Җиһаншин: Белмичә хәрәм ризык ашаган мөселманның догасы кырык көн кабул булмый

Россия күләмендә җитәкчеләре мөселман булмаган «хәләл» сертификатын бирүче оешмалар бар.

Ирек Җиһаншин: Белмичә хәрәм ризык ашаган мөселманның догасы кырык көн кабул булмый
Солтан Исхаков

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мөселман кешесе, үзе белмичә, хәрәм ризык ашаса, аның укыган догалары кырык көн дәвамында кабул булмый. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында ТР Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе Ирек Җиһаншин сөйләде.

«Россия буенча карасак, колбаса тышлыгын яшел төстән ясыйлар, гарәпчә „хәләл“ урынына „ләзиз“ ягъни тәмле дип язалар. Гарәпчә белмәгән әби шул язуны күреп колбаса сатып ала, әмма ул хәләл булмый. Ул продуктны ясаучыга гөнаһысы була, әмма белмичә ашаган әбинең дә догасы кырык көн кабул булмый», — дип сөйләде ул.

Ирек Җиһаншин җитештерүчеләр куллана торган тагын берничә ысулны атады: колбасада «Мөселманныкы» дип язылу, яки мәчет рәвеше, ай рәсеме булу. «Ул ризык хәләл дигәнне аңлатмый, шуның өчен ризык сатып алганда хәләл билгесе булуга һәм составына игътибар итәргә кирәк», — дип киңәш бирде ул.

Җиһаншин Россия күләмендә «хәләл» сертификатын бирүче оешмаларга бәйле тагын бер проблеманы атады. «Росстандартта „Хәләл“ сертификатын бирә ала торган утыз оешма теркәлгән. Алар арасында җитәкчеләре мөселман булмаганнары бар, ягъни „хәләл“ сертификатын бирүне мөселман булмаган кеше имзалый», — дип сөйләде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100