news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саратов шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган викторина була

Викторина сорауларына дөрес җавап бирүчеләргә кыйммәтле һәм файдалы бүләкләр тапшырылачак.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 11 ноябрьдә, 17.20 сәгатьтә Саратов шәһәренең Җәмигъ мәчетендә викторина узачак. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган аенда үткәрелә, шуңа күрә интеллектуаль чаралар Аллаһ илчесенең тормышына һәм аның мирасына багышланачак. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Викторина сорауларына дөрес җавап бирүчеләргә кыйммәтле һәм файдалы бүләкләр тапшырылачак, диелә хәбәрдә.



news_right_1
news_right_2
news_bot