news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада дини гыйлем күтәрү курслары үткәрелде

Кукмара районында мәчетләр каршында башлангыч дини гыйлем бирүче мөгаллимнәр өчен белем күтәрү курслары оештырылды.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ”). Кукмара районында мәчетләр каршында башлангыч дини гыйлем бирүче мөгаллимнәр өчен белем күтәрү курслары оештырылды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Район мәдрәсәсе бинасында 7 ноябрь көнне үткән әлеге укуларда 80ләп мөгаллим катнашты. Төп максат – мөфтият тарафыннан әзерләнгән “Ислам дине нигезләре” дәреслеген тәкъдим итү булды. Мәдрәсә мөгаллимнәре шушы китапның бүлекләре, эчтәлеге, аның белән эшләү ысуллары хакында гомуми аңлатмалар бирде, аннары һәр фәннең укыту методикасы үзенчәлекләре белән таныштырды. Курсларда катнашкан мөгаллимнәрнең уртак фикере буенча, уку бик файдалы булды.

Кукмара районында бүгенге көндә 72 мәхәллә эшләп килә, шуларның алтмышында дини тәрбия курслары оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot