Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коръәнне башкорт телендә чыгару буенча әзерлек эшләре дәвам итә
Моның өчен Коръәнне татарча чыгарган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тәҗрибәсе өйрәнелгән.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Айнур Биргалин «Китап» нәшрияты директоры Илһам Яндәүләтов һәм баш мөхәррир Зөлфия Карабаева белән очрашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте берничә ай дәвамында Коръәнне башкорт телендә чыгару эшен алып бара. Моның өчен Коръәнне татарча чыгарган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тәҗрибәсе өйрәнелгән. «Китап» нәшрияты Коръәнне башкорт телендә берничә ел чыгара икән инде. Бу изге эштә тырышлыкны уртаклаштыру карары кабул ителде.
Очрашуда дини әдәбият мәсьәләсе дә каралды. Халыкка җиңел телдә язылган, аңлаешлы материаллар җитми. Аеруча, балаларга. Бу һәм башка проблемаларны хәл итү өчен «Китап» нәшрияты якын арада түгәрәк өстәл уздырырга планлаштырган.
Башкортстан мөфтие очрашуда катнашучыларга Башкорстан Диния нәзарәте чыгарган «Диәнәт» дини журналын һәм балалар өчен «Минең гүзәл динем» китапларын тапшырды.
Якын арада оешмалар 2022 елга башкорт мөселман календаре чыгару эшләрен башлаячак. Киләчәктә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте Башкортстанның дәүләт телләрен һәм туган телләрдә дини әдәбиятны үстерүне дәвам иттерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз