news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар татарлары мөхәррәм аена багышланган мәҗлес үткәргән

Мәҗлестә мөхәррәм аеның кыйммәтләре, бу айның вакыйгалары турында сүз барган.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар крае татарларының «Болгар-К» татар оешмасы «Мөхәррәм аеның кыйммәтләре» дигән мәҗлес оештырган.

«Мәҗлес узган якшәмбедә булды. Анда килүчеләр мөхәррәм аеның кыйммәтләре, бу айдагы вакыйгалар турында фикер алышты. Мәҗлестә викторина да үткәрдек, җиңүчеләргә призлар тапшырдык», — диде Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул шулай ук мәҗлеснең әһәмиятен билгеләп узды. «Мондый чаралар безнең өчен бик мөһим. Чөнки бергә булганда, без яңа белем туплыйбыз тәҗрибә белән уртаклашабыз. Катнашучыларга бик зур рәхмәт», — диде ул.

Мөхәррәм ае мөселман календаренең беренче ае санала. Мөхәррәм ае керү белән мөселманнарның яңа елы башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100