news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Диния нәзарәтенең ислам буенча онлайн-лекцияләрен һәркем карый алачак

Онлайн-лекцияләр эш көннәрендә 10:00 һәм 18:00 сәгатьләрдә Россия Федерациясенең Мөфтиләр шурасының инстаграмдагы сәхифәсендә була.

Россия Диния нәзарәтенең ислам буенча онлайн-лекцияләрен  һәркем карый алачак
https://www.muslim.ru/

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерация мөселманнарының Диния нәзарәте ислам программалары буенча онлайн-лекцияләр трансляциясен башлый. Әлеге трансляцияләрне теләге булган һәркем карый алачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Онлайн-лекцияләр эш көннәрендә 10:00 һәм 18:00 сәгатьләрдә була.

Лекциядә Коръән уку кагыйдәләре, Ислам, Пәйгамбәрләр тарихы, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тормыш юлы һәм Исламдагы дини агымнар турында сөйлиләр.

Әлеге чыгышлар Россия Мөфтиләр шурасының инстаграмдагы аккаунтына (islam_dumrf_official) урнаштырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100