news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда рус телендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең биографиясе турында китап чыкты

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга була.

Казанда рус телендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең биографиясе турында китап чыкты
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Муинуддин Мөхәммәд Әмин Хиравиның «Алты Бармак. Мөхәммәднең (с.г.в.) олуг өстенлекләре» китабын бастырды. Басма тәүге тапкыр рус теленә тәрҗемә ителде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге китап ХХ гасыр башында татар имамнары арасында гына түгел, бөтен татар дөньясында киң таралган була. Һәрбер татар гаиләсендә ул өстәл китабы булып хезмәт иткән. Шуңа өстәп, мәдрәсәләрдә Аллаһы Илчесенең тормыш юлы буенча уку әсбабы итеп тә кулланылган.

«Алты Бармак»та Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәрьяклап тормыш юлы ачыла. Шулай ук китапта башка пәйгамбәрләр һәм илчеләр турында да тәфсилләп мәгълүмат бирелә.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм дөньяның теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100