news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимова: Корбан бәйрәмен үткәрү форматын Covid-19 буенча оперштаб билгеләячәк

Быел Татарстанда Корбан бәйрәме 20 июльдә узачак.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча республика оператив штабы алда торган Корбан бәйрәмен оештыручыларга карата таләпләр билгеләячәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашындагы брифингта шул хакта хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә, чара башланырга җиде көн кала аны оештыручылар республика оператив штабына тиешле гариза бирергә тиеш.

«Хат оператив штабка килү белән, алар аны Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) куйган таләп нигезендә караячак. Бу ачык һава, битлек кию һәм башкаларга кагылышлы таләп булырга мөмкин. Әлеге күрсәтмәне алганнан соң, чараны үткәрергә мөмкин булачак», - дип аңлатты Галимова.

Шунысын да искәртик: быел Татарстанда Корбан бәйрәме сишәмбе көнне, 20 июльдә узачак. Республикада ул ял көне булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot