news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Раиф чиркәве кунаклар кабул итте

Чистай районының “Росинка” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүчеләр төркеме изге урыннарга сәяхәт кылды

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чистай районының “Росинка” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүчеләр төркеме изге урыннарга сәяхәт кылды, дип хәбәр итә “Чистай хәбәрләре”.
Инвалидлар һәм олы яшьтәге кешеләр Елена Егорова, медицина хезмәткәре Любовь Соколова һәм психолог Светлана Миронова белән күз явын алырлык күл буенда урнашкан Раиф чиркәвендә булдылар. Белгечләр киңәше буенча, ял итүчеләр организмны ныгыту өчен һава ванналары “кабул иттеләр”. Бу чаралар тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләргә рухи яктан гына түгел, ә физик яктан да файдалы булды, дип белдерә белгечләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot