news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылының борынгы мәчетен төзекләндерү эшләре дәвам итә
"Быел бу мәчеттә гает укып булмады, бәлки киләсе елга насыйп булыр", - дип биредә эш тукталмаганга сөенә авыл халкы.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

atnya-rt.ru
(Казан, 8 июнь, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Сүрия Мингатина). Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында урнашкан мәчетне төзекләндерү дәвам итә. Район басмасы шул хакта яза.
Бу мәчет традицион татар архитектурасына "Петербург бароккосы" элементлары кушып, ике катлы итеп, гөмбәзләп, дугасыман тәрәзәләр куеп, баскычларын чуеннан ясатып төзелгән булган.
Төзекләндерү эшләре башланганга да байтак вакыт узды, мәчетнең инде шактый эшләре эшләнде. Аеруча эчке ягы яңартыла. Әле биредә эш җитәрлек. "Быел бу мәчеттә гает укып булмады, бәлки киләсе елга насыйп булыр", - дип биредә эш тукталмаганга сөенә авыл халкы.
Әлеге мәчетне төзекләндерү өчен Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров зур көч куя. Аның ярдәме белән мәчетне торгызу эшенә иганәчеләр җәлеп ителә, матди яктан зур булышлык күрсәтүе нәтиҗәсендә, борынгы мәчеттә бүгенге көндә дә төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Башкала белән Бәрәскә авылы арасында төзекләндерү эшенә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Миннәхмәт кызы Хашимова җитәкчелек итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot