Казанда мөселман басмалары күргәзмә-ярминкәсе ачыла

Ул “Сад” нәшрияты һәм Казан шәһәре мөхтәсибәте белән берлектә оештырыла
(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә Казанда Икенче Бөтенроссия Ислам китаплары күргәзмәсе ачыла. “Мәрҗани” мәчетеннән алынган мәгълүматларга караганда, Россия мөселман нәшриятларын һәм укучыларны бер-берләренә якынайту, таныштыру максатын күздә тоткан әлеге чара, “Сад” нәшрияты белән Казан шәһәре мөхтәсибәте тарафыннан оештырыла һәм 14 июньгә кадәр эшләячәк.
Күргәзмәдә “Сад”, “Умма”, “Ансар”, “Новый Свет”, “Муслим медиа-пресс”, “Харун Йахья”, “Исламский Мир” — Мәскәү, шулай ук Санкт-Петербургның “Диля”, Түбән Новгородның — “Мәдинә” һәм Казанның “Иман” нәшриятлары катнашыр дип көтелә.
Чара башкаланың “Мәрҗани” мәчете ишегалдында оештырыла.