news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыру балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән "Рамазан - изге гамәлләр ае" акциясе дәвам итә

Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды дүрт авыр хәлдәге баланы дәвалауга 200 мең сум җыйды.

Авыру балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән "Рамазан - изге гамәлләр ае" акциясе дәвам итә
dumrt.ru

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстанда «Рамазан — изге гамәлләр ае» хәйрия акциясе дәвам итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды дүрт авыр хәлдәге баланы дәвалауга 200 мең сум җыйды. Тагын 40 мең җыелса, балалар көтеп алынган тернәкләндерү курсларына бару мөмкинлегенә ия булачак.

Әлегә акча җыю дәвам ителә. Ярдәм итәргә теләүчеләр барлык кирәкле реквизитларны ТР Диния нәзарәте сайтында белә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot