Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Симферопольдә Җәмигъ мәчете төзелеше белән танышты
Җәмигъ мәчетендә берьюлы 3 мең 500 кеше гыйбадәт кыла алачак.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Кырым республикасына сәфәре кысаларында, Симферополь шәһәрендәге Җәмигъ мәчете төзелеш эшләре белән танышты.
Шулай ук биредә ТРның Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев та булдылар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Җәмигъ мәчетендә берьюлы 3 мең 500 кеше гыйбадәт кыла алачак. Мәчетнең гөмбәзе 30 метрга җитә, ә 50 метр биеклектәге манаралар ак мәрмәр белән бизәләчәк.
Кырым Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм мәдрәсә шулай ук әлеге Җәмигъ мәчете комплексында урнашачак дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз