news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие сектантлыкта гаепләүләргә җавап бирде

Татарстан мөселманнары корылтае алдыннан Равил Гайнетдин Рөстәм Миңнехановка республика Диния нәзарәте башлыгы адресына дәгъвалар белән хат язган.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин сектантлыкта гаепләгән мөфти Равил Гайнетдинга сәламәтлек һәм язгы күңел күтәренкелеге теләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Аңа бары тик сәламәтлек һәм язгы күңел күтәренкелеге телим», - диде Сәмигуллин.

Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең хаты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җибәрелгән иде. Анда мөфти 2019 елда тәфсир чыгарганда (Коръән тәфсире) җибәрелгән дип, «доктриниаль характердагы хаталар» турында хәбәр итә. Хат авторы фикеренчә, Камил хәзрәт Сәмигуллин шул рәвешле бер чит ил сектасы идеяләрен татар телле рухи киңлеккә кертергә омтыла. 

Хат Татарстан мөфтиен сайлау узарга тиешле мөселманнар корылтае алдыннан җибәрелгән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot