news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәзарәт сайтында рамазан ае турында сорауларга багышланган сәхифә ачылды

Биредә ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе һәм башка файдалы мәгълүмат бар.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Рамазан-шәриф алдыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «Рамазан-2020: төп сораулар» сәхифәсе эшли башлады. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сәхифә сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.

Биредә ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе, 2020 елда Рамазан аенда фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме, Ураза бәйрәмен билгеләү һәм башкалар мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган. 

Сәхифә Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot