news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин гүзәл затларны 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

Бу көн – хатын-кыз матурлыгы һәм нәфислегенә дан җырлау өчен сәбәп кенә түгел, ә кешелекне ике өлешкә – төрле, әмма тигез кисәкләргә бүлгән Аллаһы Тәгаләнең зирәклеген аңлау мөмкинлеге дә, дип искәртте мөфти.

Равил Гайнетдин гүзәл затларны 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Мөфти шәех Равил Гайнетдин 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларны котлады һәм аларга изге теләкләрен җиткерде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне 8 Март – хатын-кыз матурлыгы һәм рухи көче белән аваздаш бәйрәм белән тәбрик итәм.

Бу көн – хатын-кыз матурлыгы һәм нәфислегенә дан җырлау өчен сәбәп кенә түгел, ә кешелекне ике өлешкә – төрле, әмма тигез кисәкләргә бүлгән Аллаһы Тәгаләнең зирәклеген аңлау мөмкинлеге дә. Шул ике өлешнең берлегендә кешенең иҗади потенциалы чагылыш таба.

Һәр хатын-кызның тормышында җылылык, яктылык һәм гармония хакимлек итсен! Һәркайсыгызга сәламәтлек һәм якыннарыгызның игътибарлы мөнәсәбәтен, рухи тынычлык һәм үз көчегезгә ышануыгызны теләп калам», - диелә мөфти юллаган котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100