news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз хәзрәт Мөхлисов пластик операция ясарга яраган очракларны әйтте

Хәзрәт сүзләренчә, һәлакәткә очраганда, сәламәтлеккә зыян китерә торган кимчелек булганда пластик хирургка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Алмаз хәзрәт Мөхлисов пластик операция ясарга яраган очракларны әйтте
Михаил Захаров

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов мөселманнарга пластик операцияләр ясарга рөхсәт ителгән очракларны атады.

«Аллаһ сакласын, кеше һәлакәткә очраса, яисә инвалид булса, сәламәтлегенә зарар китерә торган кимчелеге булганда гына аңа операция ясарга мөмкин», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә интервьюда.

Алмаз хәзрәт Мөхлисов сүзләренчә, медицина ягыннан таләп ителмәгәндә, башка пластик операцияләр ясарга кирәкми.

«Шайтан һәр кешенең күңеленә шик сала. Бигрәк тә ирләр каршында матур күренергә теләгән хатын-кызларга. „Синең колагың зуррак, башка җирең килеп бетмәгән. Әйдә үзгәртәбез“, — дип шайтан хатын-кызга шик салырга мөмкин. Шушы шөбһәгә бирелеп, кайбер ханымнар туктый алмый. Бу Аллаһы Тәгаләнең сынавы. „Матурлык ясыйм“, — дип Аллаһы Тәгалә биргән тәнне үзгәртергә ярамый», — дип өстәде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100