Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сергей Кириенко: Болгар ислам академиясендә уку, яшәү өчен яхшы база булдырылган
Болгар ислам академиясендә Попечительләр советы утырышы уза.
(Болгар, 8 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Болгар ислам академиясе Попечительләр советының беренче утырышы уза. РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары, Попечительләр советы рәисе Сергей Кириенко ислам академиясендә уку, яшәү өчен яхшы база булдырылганын билгеләп узды.
«Эшне Болгар академиясенә бөтен илдән абитуриентлар килерлек итеп төзергә теләдек. Укып бетереп, үз төбәкләренә дөрес традицияләр белән кайтсыннар дидек. Моны оештыру өчен күмәк зур хезмәт кирәк булачак. Безгә белем сыйфаты конкурентлыкка сәләтле булуы кирәк. Чыгарылыш белгечләренә шартлар тудыру мөһим», — диде Кириенко сәламләү чыгышында.
Ул бүген академиянең үсеш стратегиясе турында фикер алышу булачагын әйтте.
Утырышта катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Төп доклад белән Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов чыгыш ясый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз