Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Дамаскта дөньядагы иң борынгы мәчетләрнең берсендә булды
Владимир Путин мәчеткә XVII гасыр Коръәнен бүләк итте.
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Сириягә эш сәфәре барышында Бәшәр Асад озатуында Омейяд мәчетендә булды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Дамасктагы зур мәчет дөньяда иң зур һәм иң борынгы дин йортларының берсе булып тора. Кунак өчен экскурсияне мәчет музее директоры уздырды.
Владимир Путин мәчеткә XVII гасыр Коръәнен бүләк итте.
Аннары дәүләт башлыгы Изге Мария православие чиркәвендә булды һәм Антиохийск һәм бөтен Көнчыгыш Патриархы Х. Иоанн белән очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз