news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омскида азанны иң оста әйтүче яшьләрне бүләкләделәр

Бәйге өч яшь категориясендә үткәрелгән.

Омскида азанны иң оста әйтүче яшьләрне бүләкләделәр
Абдул Фархан

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Омск шәһәренең Беренче Җәмигь мәчетендә яшьләр арасында азанны иң матур әйтү буенча бәйгегә нәтиҗә ясадылар.

Омск өлкәсе һәм шәһәрендә яшәүче мөселман яшьләре өчен әлеге бәйге беренче тапкыр үткәрелгән. Катнашучылар өч яшь категориясендә көч сынашкан.

Омск шәһәренең Җәмигь мәчете Инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителүенчә, 6-10 яшьтәгеләр арасында беренче урынны Дияр Иманкулов, 11-14 яшь категориясендә — Диас Ильясов, 15-18 яшьтәге катнашучылар арасында Илдар Хәйдаркин алган.

«Азан әйтүнең сыйфатын компетентлы жюри бәяләде. Аның составына шәһәрнең Беренче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт, шулай ук чакырылган кунак Ильяс Хәмзин һәм башкалар керде», — диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100