news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аббясов: Мәккәгә баручы хаҗ кылучыларга 48 сәгать карантинда булырга туры киләчәк

Согуд Гарәбстаны хакимияте 2022 елның 1 гыйнварыннан илгә «Спутник V» вакцинасының ике дозасын да алган кешеләргә керүне рөхсәт итте - бу Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә изге урыннарга хаҗ кылырга мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстанына Мәккәгә бару өчен килгән хаҗ кылучылар кунакханәдә карантин узарга, ПЦР-тест тапшырырга һәм Әл-Хәрам мәчетенә бару вакытын сайлау өчен махсус кушымта йөкләргә тиеш булачак. Бу хакта Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Аббясов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде.

Россия турыдан-туры инвестицияләр фонды хәбәр иткәнчә, Согуд Гарәбстаны хакимияте 2022 елның 1 гыйнварыннан илгә «Спутник V» вакцинасының ике дозасын да алган кешеләргә керүне рөхсәт итте - бу Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә изге урыннарга хаҗ кылырга мөмкинлек бирәчәк. Хаҗ кылучыларга ПЦР-тест тапшырырга һәм 48 сәгатьлек карантин үтәргә туры киләчәк, дип искәрттеләр фондта.

Аббясов билгеләп үткәнчә, Россиядән Согуд Гарәбстанына даими рейслар юк, ләкин чартерлар булачак. Ун көнлек турның бәясе, аның фаразлары буенча, мең ярым доллардан башланачак.

«Хаҗ кылучы килү белән кунакханәдә өч көнлек карантин үтәргә тиеш, шуңа күрә номерны өч көнгә алырга һәм өч тапкыр туклануга заказ бирергә кирәк. 48 сәгатьтән соң ПЦР-тест алалар, өченче тәүлектә тест нәтиҗәсен алып булачак. Әгәр ул тискәре булса - хаҗ кылырга була», - диде Аббясов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100