news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллинның «Ислам. 75 дәрес» китабын татар теленә тәрҗемә итеп чыгардылар

Киң катлам укучылар өчен тәкъдим ителә торган басмада ислам турында файдалы мәгълүмат тупланган.

Камил Сәмигуллинның «Ислам. 75 дәрес» китабын татар теленә тәрҗемә итеп чыгардылар
http://dumrt.ru

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның зур популярлык казанган «Ислам в 75 уроках» китабының татарча вариантын — «Ислам. 75 дәрес» китабын бастырып чыгарды. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Нәшрият китапны татар теленә тәрҗемә иткән. Бу хезмәт киң катлам укучыларга адреслана — биредә ислам турында бик күп файдалы мәгълүмат табарга мөмкин. Басма Ислам диненә бәйле һәм һәрбер мөселманга кирәк булган белемнәрне (гакыйдә, гыйбадәт, әхлак, гомуми мәдәният, тәҗвид, пәйгамбәрләр тарихы һәм сира) үз эченә ала һәм аеруча исламны яңа гына кабул итүчеләр өчен файдалы булып тора.

Бу китап Шәригать хөкемнәре, пәйгамбәрләр тарихы, Ислам диненә бәйле әдәп-әхлак, шулай ук Аллаһы Тәгаләнең боерыклары һәм тыюлары белән таныштыра торган беренче белешмәлек; ә дини гыйлемнәре булган мөселманнар өчен тормыш-көнкүрешләрендә, мөгаллимлек эшчәнлекләрендә практик кулланма булачак, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100