Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самарада иң озын шаурма әзерләгәннәр
Аның эчлегенә 22 килограмм ит кирәк булган.
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). 5 октябрь көнне Самара шәһәренең Куйбышев мәйданында Идел буе округындагы иң озын шаурма әзерләнде. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Биредә «Зәвык ярминкәсе — Чәйханә 2019» гастрономия фестивале узды. Аны Volga investments Summit һәм World All Day (Идел инвестицион саммиты һәм Бөтендөнья хәләл көне) кысаларында оештырдылар.
Барлык теләүчеләр дә мөселман традицияләре белән таныша, хәләл ризыкларын татып карый, гадәти булмаган музыка уен коралларын тыңлый алды.
Гастрономия фестивалендә үзенә күрә бер рекорд куелды: пешекчеләр Идел буендагы иң озын шаурма әзерләделәр.
«Эчлегенә 22 килограмм ит китте, барлыгы 88 килограмм ит һәм яшелчә кулландык. Бу Идел буендагы иң озын «Халыклар дуслыгы Шаурмасы». Ашамлык әзер булгач, аны 10 минут эчендә ашап бетерделәр», - дип сөйләде фестивальне оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз