news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен тапшырды

Бу атнада 30 мохтаҗ кешегә – инвалидларга, берүзе яшәүче өлкәннәргә, ялгыз аналарга, күп балалы гаиләләргә бушлай азык-төлек җыелмалары таратылды.

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен тапшырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук бу атнада 30 мохтаҗ кешегә – инвалидларга, берүзе яшәүче өлкәннәргә, ялгыз аналарга, күп балалы гаиләләргә бушлай азык-төлек җыелмалары таратылды. Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 17нче көнендә (7нче августта), тагын 10 кеше ашамлыклар пакеты алды.

Азык-төлек күчтәнәчләреннән тыш, фонд карамагында тәрбияләнүчеләргә нәзарәт тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын – Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен тапшырдылар.

Мохтаҗларга бу рәвештә ярдәм итү “Зәкят” хәйрия фондында республикада коронавирус пандемиясе аркасында үз-үзеңне чикләштерү режимы кертелгәч башланган иде, һәм булышу хәзер дә дәвам итә. Акча кергән саен ТР Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек таратуны оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100