news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пугачев шәһәре Җәмигъ мәчетендә Ислам нигезләре курсын тәмамлаучылар таныклык алган

25 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге мөселманнар атнага ике тапкыр өч ел дәвамында дәресләргә йөргән.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Июль ахырында Саратов өлкәсендәге Пугачев шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Ислам нигезләре буенча курсларны ябу тантанасы булды, аны тәмамлаучыларга сертификат тапшырылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Пугачев районы имамы Фәрит хәзрәт Мостафин сөйләвенчә, 25 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге мөселманнар атнага ике тапкыр өч ел дәвамында дәресләргә йөргән. Алар ислам нигезләрен, пәйгамбәрләр тарихын, гарәп телен, намазны дөрес итеп башкарырга һәм Коръәнне оригиналда укырга өйрәнгән.  

Уку нәтиҗәләре буенча барлык тыңлаучылар да курсларны уңышлы тәмамлау турында сертификат алган.

Студентлар Фәрит хәзрәт Мостафинга алган белемнәре өчен рәхмәт әйткән. Пугачев имамы укучыларга уңышлар теләп, аларга изге Коръәнне ешрак укырга һәм курслар вакытында узган материалны кабатларга тәкъдим иткән.

Пугачев Җәмигъ мәчете каршындагы Ислам нигезләре буенча курслар күп еллар дәвамында үткәрелә. Анда теләгән һәркем йөри ала. Укулар октябрь аеннан май аена кадәр уза, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100