news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорск мөселманнары Троицкидагы тарихи урыннар буйлап экскурсия үткәрде

Әлеге зур булмаган шәһәрчек күп кенә танылган мөселман дин эшлеклеләре, мәгърифәтчеләр һәм меценатларның исемнәре белән бәйле.

Магнитогорск мөселманнары Троицкидагы тарихи урыннар буйлап  экскурсия үткәрде
dumrf.ru

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Магнитогорскиның «Хәтер» дини оешмасы мөселманнар өчен Чиләбе өлкәсендәге Троицк шәһәренә экскурсия үткәрде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге зур булмаган шәһәрчек күп кенә танылган мөселман дин эшлеклеләре, мәгърифәтчеләр һәм меценатларның исемнәре белән бәйле. Инкыйлабка кадәр халкының 40 процентка якынын мөселманнар тәшкил иткән.

Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Буби Троицкида хатын-кызлар мәктәбенә җитәкчелек иткән, 1913 елдан хатын-кызлар гимназиясендә укыткан.

Инкыйлабка кадәр Троицкида барлыгы җиде мәчет эшләгән. Мөселман сәүдәгәрләре мәчетләр һәм мөселман мәктәпләренә акчалата ярдәм күрсәткән. Шәһәрдә мәчетләр каршында 5 мәдрәсә дин сабаклары биргән.

Сәүдәгәр Яушевлар гаиләсе вәкилләре берничә мәктәп, «Галия» мәдрәсәсе, югары укытучылар мәктәбе, уннан артык ташпулат, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагыдан ким булмаган «Пассаж» сәүдә йорты төзегән. Урамнарда татар эшкуарларының автомобильләре җилдергән. 1912 елда Троицкида татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай да булып киткән.

Экскурсиядә катнашучылар шәһәрнең ике мәчетендә, иске татар зиратында, 2018 елда ачылган «Рәсүлия» мәдрәсәсендә булды һәм шәһәрнең тарихи урыннары белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100