news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада яшәүче мөселман кызлары өчен лагерь эшли башлады

Кичә “Наратлык” ял базасында оешкан мөселманча лагерь 120 кыз баланы кабул итте

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Кама кырыендагы “Наратлык” ял итү базасында мөселман кыз балалары өчен мөселман лагеры эшли башлады. Бу хакта Түбән Кама телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Кичә ял йорты 6 яшьтән алып 14 яшькәчә булган 120 мәктәп укучысы өчен ишекләрен ачты. Балалар Татарстаннан гына түгел, Удмуртия, Әстерхан кебек күрше регионнардан да килделәр. Коръән сүрәләрен өйрәнү белән берлектә ике атналык ял вакытында балалар өчен биредә төрле күңел ачу чаралары да оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot