news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Новосибирск өлкәсеннән Исмәгыйль хәзрәт Мансуров: Бездә дин күтәрелә

Новосибирск өлкәсеннән Исмәгыйль хәзрәт Мансуров: Бездә дин күтәрелә

Новосибирск өлкәсеннән Исмәгыйль хәзрәт Мансуров: Бездә дин күтәрелә
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Новосибирск өлкәсе Куштау районыннан Исмәгыйль хәзрәт Мансуров яшьләрнең дингә килүен әйтте.

«Бездә дин күтәрелә. Мөселманнар мәчетләргә йөри башлады. Яшьләр арасында ураза тотып, ифтарларга йөрүчеләр күп», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Исмәгыйль хәзрәт Мансуров әйтүенчә, мәчеттә татарча укытучы остазлар булса да, яшьләр телне бик начар белә.

«Рус авылында торабыз, татарлар әз. Өйдә үзара татарча сөйләшәбез, безгә әти-әниләр өйрәтеп калган, яшьләр белән авыррак шул», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot