news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нур-Солтан шәһәрендәге «Нур-Астана» мәчетен төзекләндерү эшләре башланган

Дүрт манаралы мәчет «Дөньякүләм иң яхшы туристик юнәлешләр исемлеге»нә кертелгән, ул Казахстан башкаласындагы иң матур биналарның берсе санала.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Казахстан башкаласы Нур-Солтан шәһәрендәге «Нур-Астана» мәчетен төзекләндерү эшләре башланган. Бу хакта Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

«Нур-Астана» мәчете – Казахстан башкаласындагы иң матур биналарның берсе, ул күпләгән кунаклар һәм туристларны үзенә җәлеп итә. 2018 елда Халыкара комитет дүрт манаралы мәчетне «Дөньякүләм иң яхшы туристик юнәлешләр исемлеге»нә керткән.

«Дөньяда Аллаһы Тәгалә өчен иң матур урыннар – мәчетләр», - диелә бер хәдистә. Икенчесендә исә болай диелә: «Җирдә Аллаһ йортын төзүдә кем генә катнашса да, Аллаһы Тәгалә аңа оҗмахта урын әзерләп куячак». Без исә, үз чиратыбызда, «Нур-Астана» мәчетен төзекләндерүгә акчалата өлеш керткән барлык иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100