Ульяновски шәһәренең “Биләр” мәчете каршында җәйге лагерь ачылды

Ульяновски шәһәренең “Биләр” мәчете каршында җәйге лагерь ачылды

(Ульяновски, 7 июнь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсе мөселманнарының региональ дини идарәсе тырышлыгы белән шәһәребезнең “Биләр” мәчете каршында эшләп килүче мәдрәсәдә мөселман балалары өчен бер айлык җәйге лагерь ачылды. Анда мәктәп яшендәге сабыйлар, югары уку йортлары студентлары ислам дине нигезләрен өйрәнәчәк һәм рәхәтләнеп ял итәчәк.

- Әлеге лагерьнең уку-укыту программасында гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга өйрәнү, дин исламыбыз тарихы белән танышу, шулай ук шәригать кануннарын, тәһарәт алу һәм ару-пакьлек кагыйдәләрен үзләштерү каралган. Кыскасы, яшь буын вәкилләре бер ай дәвамында мөселманча яшәү рәвешенә төшенәчәкләр. Тәҗрибәле имамнарыбыз Алмаз хәзрәт һәм Зариф хәзрәт балаларны дини гыйлем серләре белән таныштырырга әзер.

Дәресләр иртәнге сәгать 10нан кичке 6га кадәр дәвам итәчәк. Төшке аш һәм ялдан соң, шәкертләр спорт уеннары белән шөгыльнәчәк. Шунысы аеруча мөһим – җәйге лагерь оештыруга бәйле барлык чыгымнарны да мөфтият үз өстенә алырга булды, - диде өлкә мөселманнарының региональ дини идарәсе рәисе Сәүбән хәзрәт Сөләйманов.

Өлкә мөфтияте җитәкчелеге бу көннәрдә тагын бер изге эш белән мәшгуль – 11 июньдә үтәчәк “Изге Болгар җыены”на ныклап әзерләнәләр.

Бу көнне иртәнге сәгать җидедә Ульяновски шәһәренең дүрт гыйбадәтханәсе - Җәмигъ, Вырыпай бистәсе, Яңа шәһәр, “Биләр” мәчетләре яныннан дистәдән артык автобус һәм иллегә якын җиңел машина кузгалып китәчәк. Шулай ук төбәгебезнең татар авылларында яшәүче мөселман кардәшләребез дә Шәһри Болгарга сәяхәткә җыеналар. Быел “Изге Болгар җыены”нда Ульяновски төбәгеннән бер меңнән артык кеше катнашачак, диде өлкә мөфтие Сәүбән хәзрәт. Транспорт мәсьәләсен хәл итүдә өлкә һәм шәһәр хакимиятләре, татар эшкуарлары ярдәм күрсәтә икән.

Семберлеләрнең шактый өлеше болгар бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән изге җиргә корбаннар чалу нияте белән бара.