news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь татарлары лидеры: Татарлар соңгы арада дингә күбрәк тартыла башлады

«Хәзер рухи кыйммәтләр өстенлек итә», — ди Хәлил Фәрвәзетдинов.

Пермь татарлары лидеры: Татарлар соңгы арада дингә күбрәк тартыла башлады
Владимир Васильев

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Пермь крае татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов фикеренчә, соңгы вакытта татарлар арасында мәчеткә йөрүчеләр арткан.

«Шунысын сиздем, соңгы елларда мәчеткә йөрүчеләр саны арта. Татарлар Аллаһка якыная. Үзем дә: „Нишләп шулай икән?“ — дип уйлап куйдым. Тормыш үзгәргәндер. Спиртлы эчемлекләр кулланучылар кимеде, рухи кыйммәтләр өстенлек итә башлады. Шуңадыр дип уйлыйм», — диде ул «Җанисәпле сөйләшү» проектында.

Хәлил Фәрвәзетдинов сүзләренчә, Пермь краенда мәчетләр җитәрлек.

«Мәчетләр күп, Аллага шөкер. Пермьдәге Иске Җәмигъ мәчете 1903 елда төзелгән, анда халык күпләп йөри. Мәчетләргә татарлар гына түгел, башка мөселманнар да йөри бит. Әле тагын 2 мәчет төзелеп килә. Татарлар яшәгән районнарда бер генә түгел, берничә мәчет», — диде Пермь крае татарлары җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100