news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәт IX Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә

Кунакларны каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 14-75 яшьлек меңләп волонтер җәлеп итү күздә тотыла.

Нәзарәт IX Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә
http://dumrt.ru

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте IX Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә.

Республика ифтары 7 майда «Kazan Expo» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Бу көнне бергәләп намаз уку һәм авыз ачу өчен дәрәҗәле кунаклар, эшкуарлар һәм мохтаҗ катлам вәкилләре җыелачак: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлеге чикле булган кешеләр.

Быел исә ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 14-75 яшьлек меңләп волонтер җәлеп итү күздә тотыла.

Волонтер булу өчен түбәндәге форманы тутырырга яки +7 (843) 237-86-18 телефонына шалтыратырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100