news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин Skype аша мөселманнарның сорауларына җавап бирде

Мөфти белән dumrt-kazan адресы буенча элемтәгә чыгарга мөмкин булачак.

Камил Сәмигуллин Skype аша мөселманнарның сорауларына җавап бирде
dumrt.ru

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Бүген, Шәгъбан аеның 14 көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкны онлайн режимда Skype-элемтә аша кабул итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дистанцион формат дин кардәшләребезгә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә килмичә, үзләренең тәкъдимнәре һәм сораулары белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирде. Нигездә аларны дини мәсьәләләр, өй шартларында җомга намазы уку тәртибе һәм алда торган Рамазан аеның нечкәлекләре кызыксындырды, шулай ук шәхси сораулар белән дә мөрәҗәгать итүчеләр булды.

Республика өммәте вәкилләре белән мөфти атна саен сишәмбе көннәрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр шәхсән үзе очраша. Республикада махсус санитар-эпидемиологик режим кертелгәннән соң, дин кардәшләребезгә уңайлы булсын өчен, Камил хәзрәт халыкны кабул итү көнен читтән торып видеоконференция форматында үткәрә. Мөфти белән dumrt-kazan адресы буенча элемтәгә чыгарга мөмкин булачак.

Шәригать буенча сорауларга җавапларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Даруль-ифта» Сall-үзәге номерына: 8 800-222-76-67 яисә нәзарәтнең Ышаныч телефонына шалтыратып алырга була: (843) 50-50-700 яисә 7(939) 50-50-700. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100