news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанның баш мөфтие: Безнең илдә мәчетләрнең милли казах стиле булырга тиеш

Казах стилендә мәчет төзү буенча эшче төркем Диния нәзарәтендә утырышка җыелды.

Казахстанның баш мөфтие: Безнең илдә мәчетләрнең милли казах стиле булырга тиеш
Михаил Захаров

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Казахстан Мөселманнары Диния нәзарәтендә Баш мөфти Нәүрүзбай хаҗи Тагангулы рәислегендә казах стилендә мәчет төзү буенча эш төркеменең беренче утырышы узды, дип хәбәр итте Казахстан Мөселманнары Диния нәзарәтенед матбугат хезмәте.

«Мәчет төзегәндә һәр халык үз милли стилен, архитектурасын һәм традицияләрен исәпкә алып, күрсәтергә тырыша. Шуңа күрә безнең илдә мәчетләрнең үз милли казах стиле булырга тиеш. Мәчет ул — гасырлар буе буыннан-буынга күчә, халык мәнфәгатьләрендә хезмәт итә», — дип искәртте Нәүрүзбай Таганулы.

Очрашуда Диния нәзарәте рәисе урынбасары, мөфти Ершат Агыбайулы, аппарат җитәкчесе Гылымбәк Җадигерулы һәм эшче төркем әгъзалары катнашты.

Билегеле архитектор, Дәүләт премиясе лауреаты Сагындык Жанболатов рухи идарә проектына ярдәм итәчәген белдерде һәм махсус эшче төркем төзергә тәкъдим итте. Эш төркеменә архитекторлар Бирлик Ережепов, Есимбәт Капабаев, Канат Курганов, Есенгали Әхмәтовны һәм мөфтият белгечләрен кертергә тәкъдим ителде.

Утырышта шулай ук казах стилендәге мәчетне планлаштыру проектын раслау, мәчетләр төзелешендә җитешсезлекләрне булдырмау өчен инженер эшләрен камилләштерү, Казахстанның «Архитектура, шәһәр төзелеше һәм төзелеш эшчәнлеге турында»гы законына мәчетләр төзү турындагы маддә яки пунк кертү кебек мәсьәләләр каралды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100