news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан мәчетләрендә җомга намазы уздыра башлаганнар

Күмәк намаз вакытында барлык санитар таләпләрне дә үтиләр.

Казахстан мәчетләрендә җомга намазы уздыра башлаганнар
Рамил Гали

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Казахстанда кичә илнең «яшел зоналары»нда урнашкан шәһәр, район һәм авыллар мәчетләрендә җомга намазы укыганнар.

«Нур-Солтан, Алмата шәһәрләре, Акмулла, Павлодар, Костанай һәм Көнбатыш Казахстан өлкәләреннән тыш, барлык өлкәләрдә җомга намазлары уза. Күмәк намаз вакытында барлык санитар таләпләр үтәлә», дип хәбәр итте Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте.

Караганда өлкәсенең Осакар районы «Тока Байгозы» мәчетендә җомга намазын Баш мөфти Наурызбай Таганулы уздырган.

Баш мөфти үзенең вәгазендә Һиҗрәт көне һәм Миграҗ кичәсе турында сөйли. Дин башлыгы мәхәллә кешеләре белән җомга намазы укый һәм ил иминлеге өчен дога кыла, диелә хәбәрдә.

Биредә коронавирус таралуга бәйле рәвештә, өлкәләрне яшел, сары, кызыл зоналарга бүләләр. «Кызыл» зонада катгый чикләү чаралары, «сары» зонада карантин чаралары бар һәм аларны үтәүне тикшереп торалар, «яшел» зонада чикләү чаралары җиңеләйтелә.

7 мартка белешмә буенча, «сары» зонада Нур-Солтан, Алматы шәһәрләре, Акмулла, Атырау, Көнбатыш Казахстан, Павлодар өлкәләре. Барлык башка районнар «яшел» зонада дип хәбәр итте «Казинформ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100