Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Хозур» нәшрияты татар дин галимнәренең сирәк хезмәтләрен нәшер итәчәк
1917 елгы инкыйлабка кадәр киң танылу алган дини хезмәтләр кабаттан бастырыла башлады.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында татар дин әһелләренең гарәп телендә нәшер ителгән күренекле хезмәтләрен бастыруга кереште.
ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия мөселман галимнәренең гарәп телендә дөнья күргән хезмәтләре бөтен ислам дөньясында киң танылу алган. Шиһабетдин Мәрҗани, Морад Рәмзи, Муса Бигиев һәм Габденнасыйр Курсавиның китаплары Татарстаннан һәм илебездән читтә дә билгеле, алар дөньякүләм мөселман дини мирасының зур өлешен тәшкил итә.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән 1917 елгы инкыйлабка кадәр киң танылу алган дини хезмәтләр кабаттан бастырыла башлады.
Әлеге китаплар арасында Муса Бигиевның иң беренче нәшер ителгән, Коръән тарихы буенча үзенчәлекле энциклопедиягә әверелгән «Тарих әл-Коръән вә әл-Мәсахиф» фәнни хезмәте, Габденнасыйр Курсавиның суфичылык өйрәтмәләренә һәм Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларына багышланган «Әл-иршад ли әл-гыйбад» китабы һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме Шәһәр Шәрәфнең Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларын өйрәнүне дәвам итүче «Әл-Мирсад фи тәраҗим риҗәл әл-иршад» дигән хезмәте бар.
Проектның төп электрон чыганагы – darul-kutub.com онлайн китапханәсе. Бүгенге көндә әлеге сайтта 1600гә якын уникаль тарихи басма һәм сирәк кулъязма чыганаклар урын алган.
Проект кысаларында унбиштән артык китап нәшер ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз